Шаяру

Шаяру.

Тормыш-узыш! Тормыш-ярыш! Чабышабыз.
Кемдер җәяү. Ә без икәү — машинада.
Тәрәзәңне ачып елмаясың. Чү, кирәкми!..
Каршы ярда җил дә каршы анда!..

Җилләр тынган җанга тынгы иңгән.
Ярсуларым карсуына күчкән инде…
Дөреслек һәм ялган чигендә мин:
«Машинаңа күзем төшкән иде!..»

Узып китәм. Юл тузаны туза.
Эз җуелыр. Исеңә дә төшмәм инде…
Куып тота җилләр белән кайтавазың:
«Күзләреңә күзем төшкән иде!..»

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт